Илсөя Бәдретдинованың иң кирәк әйбере нәрсә?
Җырчы бердәнбер улының Яңа елга бик тә кирәкле бүләк бирүен сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова бердәнбер улының Яңа елга үзенчәлекле бүләк бирүен сөйләде.
– Яңа елга нәрсә бүләк итим? – дип сораган булган Нариман әнисеннән.
– Миңа кирәкми торган әйбер бирмә. Кирәкле булсын, – дип җавап кайтарган җырчы.
Нариман озак уйлап тормаган, көн дә кирәкле әйбер сайлаган: матур итеп елмаеп, Илсөя Бәдретдиновага Чаллыда җитештерелгән бәдрәф кәгазе тутырылган пакет бүләк иткән. Бер генә түгел, ә 3 пакет бәдрәф кәгазе!
фото: https://intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев