Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы артисткасы Алсу Гыйльманова: «Тәмле көрәш»тә Кукмара табасы белән бүләкләндем»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Марсель Мөсәвиров белән Алсу Гыйльманова TMTV телеканалының «Тәмле көрәш» тапшыруында кунакта булдылар.

Шул уңайдан театрның әйдәп баручы яшь артистларының берсе Алсу Гыйльманова белән әңгәмә кордык.

– Алсу, «Тәмле көрәшкә»кә ничек  эләктегез?

– Җәй көне бер туйда әлеге тапшыруны алып баручы Булат Бәйрәмовны очраткан идек. Ул шунда «Сезне тапшыруга чакырам әле», – дигән иде. Тапшыруга дустым, хезмәттәшем, бүгенге көндә ТМТВ каналында продюсер булып эшләүче Зөлфия Гыйльметдинова чакырды. Аллаһыдан вакыт җиткәч, үзем белән Марсель Мөсәвировны алдым да, Казанга барып тапшыруга төшеп кайттык. Бик җылы очрашу булды дип уйлыйм, рәхәт итеп сөйләштек, көлештек, Чаллы театры дөньясы белән таныштырдык.

– Нәрсә пешерәчәгең билгеле идеме?

– Юк. Өстәлгә ингредиентлар куелган. Башта син шул әйберләрдән нәрсә әзерләргә кирәген белергә тиешсең. Пешергән әйбер фотодагы ризыкка туры килергә тиеш. Мин ингредиентларны күрүгә үк, «Лазанья әзерлибез», –  дидем. Марсель белән Булат булыштылар, мин пешердем. Фотодагы ризык килеп чыкты. Бик күңелле, кирәкле тапшыру икән. Чаллыбызга Кукмара табасын алып кайттык. Тапшыруны майда күрсәтергә планлаштыралар. 

– Анда ризык кына пешердегезме соң?

– Тапшыру кысаларында төрле уеннар, бәйгеләр дә оештырыла икән. Безгә 10 стакан эчемлек бирделәр. Шуларны эчеп, һәрберсенең исемен әйтергә туры килде. Иң кызыгы шул: мин суганны яратмыйм. Лазанья пешергәндә дә, суганны Марсель чистартты. Ә теге 10 стаканның берсендә суган суы иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы