Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев концертында бер хатын иренең соңгы теләген тормышка ашырды

Аның ире махсус хәрби операциядән ялга кайткач вафат булган.

Фирдүс Тямаев концертында йөрәкләрне тетрәндерерлек күренеш булды. 

Сәхнәгә чәчәк бәйләме тотып бер хатын менде. «Минем ирем Азат «Спецназ»да махсус хәрби операциядә катнашты. Ул: «Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм иткән өчен  Фирдүс Тямаевка карата хөрмәтем артты. Аның концертына барып чәчәк бүләк итәм», –  дигән иде.

Азатым исән-сау ялга кайтты, ләкин кинәт вафат булды. Ирем һәм «Спецназ»да хезмәт итүче егетләр исеменнән рәхмәт әйтеп, Азатымның соңгы теләген үтим», – диде Алсу ханым. 

Зал тулы тамашачылар махсус хәрби операциядә катнашкан геройларны аягүрә алкышладылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Фирдүс Тямаев МАХСУС хәрби операция

2
X