Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Әгәр дә мин алтын балык тотсам..."

Алтын балык теләкләрегезне үтәсә, аннан нәрсә сорар идегез? Социаль челтәрләрдәге подписчикларыбыз видео астындагы бу сорауга бик кызыклы комментарийлар калдырды.

Алар арасында: «Машина», «Сәламәтлек, хәерле картлык», «Ковидны океан төбенә күмеп куйсын иде», «Коллективыма уңышлар!», «Алтын балыктан Ижминводы санаториясенә бер путевка сорар идем. Ял итеп, лечение алып, наратлар арасында саф hава сулап йөрер идем. Путевкасы гына кыйбат - бер көне 4000...», ди шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Җавабын рифмага да салган:

Алтын балык тотсам әгәр бүген,
Әйтер идем аңа мин өч гозер:
- Кире кайтар диеп җәйне
Өч ай буе
Җылыт диеп кабат безнең туңган күңелләрне...

Алтын балык тотсам әгәр бүген,
Әйтер идем тагын мин бер гозер:
- Йөздер, кыздыр, ял иттер дип,
Кара диңгез буйларында бер туйганчы безне.

Алтын балык тотсам әгәр бүген,
Әйтер идем аңа тагын гозер:
- Битлекләрне салып атып,
Элеккечә яшик диеп:
Рәхәтләнеп, үбешеп-кочаклашып!

Алтын балык тотсам әгәр бүгеееен...»
 

«Одноклассники»да да бу видеоны ошаттылар: «Чирләр бетсен,  исерекләр, наркоманнар кимесен, бөтен балалар да әти-әниләре белән тәртипле гаиләдә үссеннәр, чирләмәсеннәр, кайгы-хәсрәт беркемнең дә ишеген шакымасын, дөньялар тыныч булсын», « Җир йөзендә  тынычлык булсын», дип яздылар.

Фото: aquass.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары