Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Иҗат" сәхифәсе герое - шәһәрдәшебез Фәния Шәрипова

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бүген сезне шәһәрдәшебез Фәния Шәрипова иҗаты белән таныштырырга булдык.

Ул Башкортстанның  Мәчетле районы Йонос авылында туып үсә. Унынчы классны тәмамлагач, данлыклы КАМАЗ төзелешенә дип, Яр Чаллыга килә. Башта ул буяучы, ә инде төзүчеләр әзерли торган техникумның кичке бүлеген тәмамлагач мастер, прораб, участок башлыгы булып эшли.  Автокалада ул үзенең тәүге сөйгән ярын да очрата. “Тормыш иптәшем Фәрит белән пятачокта танышып, өчраштык. Өч кызыбыз туды. Читтән торып институт тамамладым. Аннары инде үзебезнең фирманы ачып, бик күп объектларда эшләдек, коронавирус башлангач өйдә утырырга туры килде. Менә шунда инде кулыма каләм алдым ”, - ди Фәния ханым.  Шәһәрдәшебезнең иҗаты сезне дә битараф калдырмас дип уйлыбыз. Аның “Әни, мин сине көтәм!” хикәясен "Шәһри Чаллы" газетасы битләреннән укый аласыз.

Безнең белән калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырып уйлар уйладым хикәяләр