Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнат Фәрхуллин: «Авыр вакытымда дуслар качышып бетте»

«Хәзер алар минем белән «дуслыкны» яңартмакчы булалар! Әмма андыйларны яныма китермим дә!», - ди җырчы.

Танылган эстарада йолдызы, бик күп җырлар авторы Илнат Фәрхуллин "Шәһри Чаллы" газетасына интервью бирде. Анда җырчы бүгенге эшчәнлеге хакында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты, танылган "Казан егетләре" төркеменнән китү сәбәпләрен дә атап үтте.

"Төркемдә эшләгән соңгы өч ел җиңел булмады. Бу сәхнә эшчәнлегендә генә түгел... Җитмәсә, бу вакытлар пандемия вакытына туры килде: өйдән чыгарга ярамый, концертлар куеп булмый... Миңа барысын да яңадан башларга туры килде. Янымда булган дуслар да качышып беттеләр... Проблемалар башлангач, бер кеше дә калмады! Хәзер алар минем белән «дуслыкны» яңартмакчы булалар! Әмма андыйларны яныма китермим дә!", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Илнат. 

Җырчы белән тулы интервью "Шәһри Чаллы" газетасының  9 декабрь санында урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз