Шоу-бизнес

Илсөя шок хәлендә калган

Анда бер фанаты шаккаттырган.

Соңгы елларда һәр тарафта тулы заллар җыйган Илсөя Бәдретдинованың фанатлары сәгать саен арта бугай. Җырчыны яратуын алар төрлечә исбат итәргә тырыша.  Яше-карты кияүгә чакыра, кыз бала «ясап бирергә» дә тәкъдим итүчеләр берничә булды. Ә бер фанаты җырчыга беләген фотога төшереп җибәргән. Анда җырчының «ИБ» логотибы белән «тату» ясалган. Илсөя Бәдретдинова бу гамәлдән шок хәлендә калган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев