Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йолдыз Шакирова: «Вәсилә Фәттахова үлгәч берничә көн күземнән яшь китмәде»

Бүген җырчының үлеменә 8 ел тулды.

Бүген «Туган як» җыры белән халык күңеленә кереп калган, үзенчәлекле моң иясе Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүенә 8 ел тулды. Ул 37 яшендә, кызы Камиләне тапканнан соң, тернәкләнә алмыйча татар дөньясын тетрәндереп мәңгелекккә күзләрен йомды. 

Вәсилә Фәттахованы тамашачылар «Әйтелмәгән мәхәббәт», «Ялгыз миләш», «Әтием» һәм башка җырларны үзенә генә хас тавыш белән башкарганы өчен яраттылар. Радио-телевидениеләрдән аның җырлары хәзер дә яңгырый. Тамашачылар да, хезмәттәшләре дә аны юксына, сагына. Истәлекләрен барлыйлар.

Татарстанның халык артисты Айдар Галимов төркемендә бергә эшләгән дусты, алып баручы һәм җырчы Йолдыз Шакирова Вәсилә Фәттахова турындагы кайбер истәлекләрне безгә дә сөйләде. 

– Без Вәсилә белән Айдар Галимов төркемендә ике генә сезон эшләдек. Шул кыска гына вакыт эчендә якынаеп, дус булып калдык. Моңлы кешенең язмышы катлаулы була диләр, Вәсилә мисалында моның хаклыгына тагын бер кат инандык. Вәсиләбез яшь килеш әти-әнисез калды. Ул сеңлесен чын кеше итеп тәрбияләргә тырышты. Сеңлесе талантлы балалар интернатында яши иде. Кызганыч, апасына яра ясап, ул да йөрәк авыртуыннан китеп барды. 

Вәсилә чын башкорт кызы булса да, татар җырларын шулкадәр оста, үзенә генә хас милизмнар белән, беркемне дә кабатламыйча җырлый иде. Эстрадада ул үз юлын, үз йөзен тапты. Шуңа да тиз арада тамашачыларның мәхәббәтен яулады. 

Әйткәнемчә зур сәхнәгә Айдар Галимов төркемендә чыкты. Ул чакта бик яшь иде, тыйнак, акыллы, күндәм иде. Без бергә Уфа базарында костюмнар эзләп йөри идек. Ул үзеннән зур кешеләргә беркайчан да каршы килми, фикерләре белән килешә иде.

Гастрольләр вакытында без кунакханәләрдә гел бергә урнаша идек. Берсендә Айдар Галимовка балаларына дип уенчык барабан бүләк иткәннәр. Ул ничектер Айдарның сумкасы белән безнең бүлмәгә «кергән». Төн уртасында барабан уйный башламасынмы? Без Вәсилә белән куркып торып утырдык, аннары эзләп таптык та, рәхәтләнеп көлдек. Сүндерә алмыйча озак интектек әле. 

Вәсилә минем «Торып калдым бураннарда» җырыма бэк вокал яздырды. Бик матур килеп чыккан иде ул. Аннары мин Казанга күчтем, Вәсилә Уфада калды. Юллар аерылды, очрашулар сирәгәйде. Шулай да сөйләшеп тордык. Илгизгә кияүгә чыгып, улы Кәрим тугач очрашкан идек. Аннары хатлар языштык. 

Кызына авырга узгач: «Йолдыз апа, бәби тудыргач очрашырбыз әле. Уфага килгәндә керми китмә», – дип язган иде. Кызганыч, сабыен үстерергә насыйп булмады үзенә. Ярый әле Камилә дип исем куштырганын белеп китте. Без очраша алмадык. 

Вәсиләнең үлеме бар татар дөньясын тетрәндерде. Мин башта бу хәлнең дөреслегенә ышанмадым. Айдар Галимовка шалтыраттым. Ул: «Кызганыч, бул хәл дөрес», – диде. Мин бу хәлне бик авыр кичердем, берничә көн күземнән яшьләр китмәде. 

Вәсилә Фәттахованың үлеме – татар җыр сәнгате өчен зур югалту. Кыска гына иҗат гомерендә бик күп концертлар куйды бит ул. Аның кебек үзенчәлекле, моңлы җырчылар күп түгел. Безнең истәлекләребез Вәсилә Рәзиф кызы рухына дога булып барып, тар каберләрен яктыртсын иде. 

Амин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айдар Галимов үлем-китем Вәсилә Фәттахова Илгиз Абдракипов