Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосының яңа алып баручысы Марсель Мөсәвиров умартачылык белән дә шөгыльләнә

Марсель Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә туып, Шаран районында яшәгән һәм үскән. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актёры. Умартачылык белән шөгыльләнә һәм бик матур җырлый.

«Күңел» радиосының яңа алып баручысы Марсель Мөсәвиров: 
– Быелгы җәй бик күңелле һәм шул арада эш белән төялгән булды, Аллаһка шөкер! Ял көннәрендә туйлар үткәрәм, атна урталарында бал кортларын карыйм, бал аертам, балыкка йөрим.
Әллә кайларга барып булмады, бер көн Ижауда ял иттек һәм дусларыбызның туенда кунак булып кайттык. Аллаһка шөкер, җәй көннәрендә «Күңел» радиосында эшли башларга насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күңелләр ял итү