Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Орлыкны кайчан чәчәргә?

Февраль ул язгы эшләр алдыннан генераль репетиция вакыты дисәк тә ялгыш булмас. Аеруча, бу айда бакчачылар арасында җанлылык сизелә башлый. Чөнки булачак уңышка нигез салу чоры да бит бу. Төгәлрәк әйтсәк, орлык чәчү чоры.

Тәҗрибәле бакчачылар орлыкны төртер алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотарга киңәш итә. Болай эшләгәндә помидорның, татлы борычның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә. Шулай ук, белгечләр орлык чәчү өчен уңайлы һәм уңайсыз көннәр булуын да искәртә. Аларны сез дә белеп торыгыз.

Уңайлы көннәр:
Томат – 3, 4, 7, 8, 9, 12, 13, 14, 22, 23 фераль
Кыяр – 3, 4, 7, 8, 9, 12, 13, 14, 19, 20, 21, 22, 23 фераль
Борыч, баклажан – 3, 4, 7, 8, 9, 12, 13, 14, 22, 23 фераль
Кәбестә – 3, 4, 7, 8, 9, 10, 11, 12, 13, 14, 19, 20, 21 фераль
Яшел суган – 3, 4, 7, 8, 9, 12, 13, 14, 22, 23 фераль

Уңайсыз көннәр: 
1, 2, 16 фераль

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү