Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр җырчы Лэйнаның яңа клибы чыкты

Аны Яшел Үзән районы Ачасыр авылында һәм Иннополис шәһәрендә төшергәннәр.

Яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Лэйнаның «Колхозчы түгел» дип исемләнгән яңа видеоклибы чыкты.  Роликның сюжеты болайрак: кыз авыл урамыннан влеосипедта бара, бер мизгелдә Иннополистагы телепортка юлыга. Аннары замана әбиләре, оча торган КАМАЗлар, робот-көтүчеләр һәм башкалар килеп чыга. Җырчы клибын Яшел Үзән районы Ачасыр авылында һәм Иннополис шәһәрендә төшергән. Ахырда ул 9 октябрьдә Чаллыда һәм 23 сентябрьдә Казанда узачак концертлары турында искә төшерә. Аның концертлары да «Колхозчы  түгел» дип атала. Анда махсус кунак булып Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм автор-башкаручы Гүзәлия чыгыш ясый. Концерт бик шәп булачак диләр оештыручылар. 
Фото шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Лэйна Айдар Галимов Гүзәлия