«Бу концертка килми кала алмадык»
Шоу-бизнес

«Бу концертка килми кала алмадык»

Җырчылар “Энергетик” мәдәният сараенда өр-яңа концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Чаллыда Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева һәм Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев концерты узды. 

30 елга якын бергәләп иҗат иткәннән соң артистлар берара аерым-аерым чыгыш ясаган иде.  (Бу хакта монда укый аласыз).  Быел алар кабаттан бергә кушылып, "Рәхмәт сиңа" дип исемләнгән программа әзерләде.

Бу вакыйга белән җырчыларны “Шәһри Чаллы” газетасы коллективы да котлады: “Бу кичәгә берничек тә килми кала алмадык,  Равил әфәнде дә, Резидә ханым да безнең белән даими хезмәттәшлек итә. Редакциябез тарафыннан оештырылучы Пятачок концертларында да катнаша. Сез беләсез, пятачок ул Чаллының тарихы. Ә безнең яраткан артистларыбыз заманында иҗат юлларын нәкъ менә шул халыкчан чаралардан башлаган”, - диде хезмәттәшебез Айзирә Имамова. 

Концерт “Энергетик” мәдәният сараенда үтте. Заманча бизәлешне, сагындырган һәм яңа җырларны, Резидәнең берсеннән-берсе матур күлмәкләрен тамашачылар күп санлы чәчәк бәйләмнәре белән бәяләде.

Радик Габдрахманов фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев