Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев ни өчен Резидә Шәрәфиева белән аерылып торганын сөйләде

Бу адымга беренче булып Резидә Шәрәфиева барган.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның иҗат дуслыгы  30 елдан артык дәвам итә. Тик соңгы елларда ике җырчы да һәркайсы аерым концертлар куйды. Ни сәбәпле? Бу хакта Равил Галиевтан “Шәһри Чаллы”ның ВКонтактеда туры эфирда үткәрелгән әңгәмә вакытында сорадык. 

Ул бу адымга беренче булып Резидә Шәрәфиева баруын әйтте. “Башта пандемия булды, бик күп чаралар, шул исәптән коцертлар да туктады. Ә аннары Резидә ни сәбәпледер аерым чыгыш ясый башлады. Тик күрәсең, бу аның үзенә дә ошап бетмәгән. Бу көздә ул миңа шалтыратты: “Равил, әйдә бергә программа эшләп, бергә куябыз. Сагынганнардыр” диде. Резидәдән кая Равил, дип сораганнар. Миңа да “Нишләп Резидә башка егетләр белән йөри” дип әйттеләр”.

Тамашачының ике яраткан артисты уртак фикергә килеп, бергәләп гастрольләр белән Татарстан буйлап чыгарга уйлаганнар. 12 нче февральдән алар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада һәм башка шәһәр районнарында яңа программа белән чыгыш ясаячак. 

Туры эфир язмасын моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев