Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева: «Үлеп яратам шуны»

Җырчы Яңа елга тәмле салат серен ачты.

Бик җайлы ясала, бик тәмле бу салат. Үлеп яратам шуны. Ел да шуны табынга әзерлим. Күп итеп ясарга тырышам, чөнки икенче көнне ашарга да тәмле.

Шулпада пешкән сыер итен озынча итеп турыйбыз да зур тәлинкәнең беренче катына тезәбез. Өстенә күп итеп кыздырылган суган җәябез – суганның тәмле соклары иткә төшәрлек итеп. Аннары бераз майонез сылыйбыз – өйдә ясалганы булса шәп инде, булмаса, кибетнеке дә тәмле. Киләсе катлам – озынча итеп туралган кишер (пешмәгән), Аннары пешкән һәм угыч аша кырылган чөгендер. Иң өстә – озынча итеп туралган кәбестә. Боларның өстенә майонез салабыз да матур кызыл гранат төшләре белән бизибез. Кунаклар җыелгач, барысын бергә болгатабыз да өстәлгә куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев