Ришат Төхвәтуллин әтисенә: «Мужик кеше хатыны бала тапканда янында булырга тиешме?!»
Җырчы әтисе белән киңәшләшә.
Җырлы гаилә Ришат белән Алия Төхвәтуллиннар бәби көтәләр. Тиздән роддомга барасы. Шул уңайдан Ришат әтисенә кызыклы сорау биргән.
– Әти, хәзерге хатын-кызлар бала туганда аның янәшәсендә торырга сорый. Имеш кулдан тотып, «Молодец, әйдә, әйдә», дип торырга кирәк. Элекке вакытлар булса, син хатының бала тапканда аның янында басып торырга барыр идеңме? – ди ул әтисенә.
Җырчының әтисе оялып, кызарып куя һәм көлеп җибәрә. Аннары:
– Юк инде, нишләп... – дип җавап кайтара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев