Ришат Төхвәтуллин: «Мин зур күләмдә штраф түләдем! Бүтән җырламыйм!”
Сүз «Яланаяк балачагым» һәм «Китмә, сандугач» җырлары хакында бара.
Җырчы Ришат Төхвәтуллин тамашачы яратып тыңлый торган "Яланаяк балачагым" һәм "Китмә, сандугач" җырларын бүтән җырламаячагы турында сөйләде. Баксаң, аңа, авторлык хокукларын бозган өчен, зур күләмдә штраф түләткәннәр икән.
– Бу җырларны концертлардан алып куярга мәҗбүрбез. Авторлык хокуклары бездә түгел! Халык күңелендә булган бу җырларны бүгенге көндә башкарырга рөхсәт юк. Казан концертында "Китмә, сандугач" җырын сорадылар һәм без җырладык. Хәзер зур күләмдә акча түләргә мәҗбүрбез. Кызганыч! – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев