Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Кешеләр намаз укый, ә кайберәүләр мода күрсәтеп йөри!»

Үткән ялларда Казанда хатын-кызлар өчен Fashion ифтар үткәрелде. Биредә яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнашкан.

Ифтардан алган хис-кичерешләрен ул социаль челтәрләргә дә язып чыккан. 

– Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым. 

1. Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә: "ярый" - дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым. 

2. Икенчедән, кешеләр инде авыз ачты, намаз укырга китте, ә фонда "мода" күрсәтеп йөри иделәр. Әле көе дә намаз укырга комачаулый иде, ярый әле аннан кыстылар тавышын. Азанны да вакытында әйтмәделәр. 

3. Өченчедән, Казахстанда яисә Кытайда булсак, 100% шөбһәсез әйтәм, туган телендә генә алып барырлар иде. Татар халкының башкаласы ич Казан. Өлге вә мисал булып торучы. Безнең шулхәтле матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, 90% чара урыс телендә узды.

4. Дүртенчедән, үзем артист булгач, минем өчен иң беренче чиратта мөһим тавыш аппаратурасының яхшы көйләнүе, репетициядә барысыда яхшы яңгырады, ләкин җырларга чыккач... кыскача,  бөтенләй сүзем юк. Башка елларда әйбәтрәк иде, монда урысча әйтмешли "лажа". 

Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә аларның хезмәтен искә алмыйча булмый! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, - дип язган Сәйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев