Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның искиткеч матур шигырен тәкъдим итәбез

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева "Әнием шәле" шигырен җибәргән. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Урамда суык, әмма мин туңмыйм, 
Әнинең мамык шәлен мин урыйм... 
Бик йомшак, җылы әнием шәле, 
Битемне сыйпап сорый күк хәлне...

Әнием шәлен бәйләсәм башка, 
Әйләнеп кайтам әниле чакка... 
Җылы шәл гүя әни кочагы, 
Әйтерсең, сүнмәс сөю учагы... 

Күктән энҗе кар ява, туктамый, 
Мамык шәлем дә ап-ак булгандыр... 
Тамчылар тама керфек очыма, 
Кайтасы иде сабый чагыма... 

...Җил-яңгырлардан саклап үстердең, 
Әнием, рәхмәт, кадерлем минем! 
Җаным туңганда, суык булганда, 
Мамык шәлеңә сыенам бүген...

Әле дә кадерләп саклыйсың мине, 
Яратып бәйлим, әни, шәлеңне! 
– Кызым! – дип дәшеп, назлап күңелемне, 
Йомшак кулларың иркәли битне… 

Мамык шәлеңне ябынсам, әни, 
Аңлыйсың кебек минем хәлемне, 
Сулышың тоям, куясың кебек: 
– Сабыр бул, балам! – диеп иңеңне… 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары