Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сихерчегә якын бармагыз!

Үзенең кара көчләрен тапшыру өчен сихерченең кемгә дә булса орынып алуы да җитә, дип сөйлиләр.

Сихерчеләр, зур гына золым һәм кодрәт ияләре булса да, алар да бер нәрсә алдында көчсез икән. Алар үлем түшәгендә җан бирә алмый интегә, ди.

Күрше Чиләбе өлкәсендә булган шундый бер хәлне сөйләделәр. Забурово авылында сихерче үлем көтеп ята икән. Ул бик карт була, ләкин үлем ашыкмый. Эш шунда: үзенең белгәннәрен кемгә булса да тапшырмыйча сихерче үлә алмый. Үзенең кара көчләрен тапшыру өчен сихерченең кемгә дә булса орынып алуы да җитә, дип сөйлиләр. Үлем сәгате җиткәч, ул улын чакыра башлый, якынрак, янәшәгә үк килүен сорый. “Колагыңа сүз әйтәсем бар”,— ди. Ләкин улы моны яхшы белгәнгә, аңа якын килми.

Үгетләп тә, каргап та якын китерә алмагач, карт соңгы чараны башкарырга куша. Ягъни, сихерче, убыр үлә алмый газапланып яткан җирдән түбәне яисә почмакны сүтә башларга кирәк икән. Улы, күршеләрен чакырып, тавыш-тынсыз гына өй почмагын сүтә башлый. Яртылаш сүттек дигәндә генә картның каһкаһәләп көлүе ишетелә. Ниндидер хәл булганын сизеп, сихерченең улы өйгә ташлана. Болдырда аңа картның оныгы Маша каршы була.

— Син нәрсә, бабаң янында булдыңмы әллә?
— Әйе, мине чакырып, су бирүемне сорады. Бик кызгандым үзен,— ди кыз.

Карт үлә. Кызны чиркәүгә алып барып, догалар укыйлар. Ләкин бернәрсә дә ярдәм итми. Аңа бабасының көче инде күчкән була. Үсә төшкәч, Маша тирә-якка билгеле сихерче булып таныла...

Сихерчеләр, гадәттә, сәләтләрен ир җенесеннән булганнары —улларына яки оныгына, карчыклар  кызларына, яки, оныкларына тапшыралар. Шулай да, әлеге хәлдәге кебек башка җенескә тапшыру очраклары да булгалаган. Ләкин сәләтне тапшыру гыйлемне тулысынча тапшыру түгел әле, аны үстерү яшь сихерченең үз кулларында, имеш. Тукай “җен, пәри, убыр диюләр искелектән калган ул” дип язса да, ул искелек дигәннәре мәңге искермәс.

Мөнир Вафин
Фото: simkl.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сихер бозым