Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сынамышларга ышанасызмы?

Тормыш ыгы-зыгысы белән без күп кенә әйберләргә игътибар итмибез. Ә бит уйлап карасаң, чынлап та, булачак кайбер вакыйгаларны алдан ук чамалап, тоемлап торырга мөмкин.

* Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
* Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
* Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.
* Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
* Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
* Томан күп төшсә, җимеш уңар.
* Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
* Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
* Кыш сыкы булса, җәй алма була.
* Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
* Февраль икесендә иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.
* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асы-лынып торса, ул елда иген уңар.

http://tatartelem.blogspot.com/ сайтыннан алынды. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык