Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Тылсымлы каләм" иясе - Рушания Гыйләҗева

Бүген укучыларыбызны язучы Ру­ша­ния Азат кы­зы Гый­лә­җе­ва белән таныштырып үтәбез. Аның "Туган йортым күрке" дип исемләнгән нәсерен газетабызның 4 август саныннан укый аласыз.

Ру­ша­ния Азат кы­зы Гый­лә­җе­ва, 1956 ел­ның 15 ав­гус­тын­да Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Әл­мәт ра­йо­ны Яңа Кә­шер авы­лын­да укы­ту­чы­лар га­и­лә­сен­дә бе­рен­че ба­ла бу­лып туа. Ту­ган авы­лын­да ал­ты класс­ны уңыш­лы бе­те­рә. Га­и­лә­се 1969 ел­да Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нә кү­чен­де. 1979 ел­да Ижау шә­һә­ре­нең ме­ха­ник ин­с­ти­ту­тын­да эко­но­мист бе­ле­мен ала.
Ба­ла­чак­тан ук яза. Иҗа­ты­ның ба­шы – уни­ке яшен­дә сый­ныф кѳндә­ле­ген язып ба­ру­дан баш­ла­на. Иҗат җи­меш­лә­рен 2008 ел­да гы­на ки­тап итеп бас­ты­рып чы­га­рыр­га җѳрьәт итә. 1993 ел­дан Чал­лы­да яши. 2008 ел­да «Яшь­лек­кә хат», 2011 ел­да « Ал­ма­тау ко­шы », 2016 ел­да «Чи­гү чигəм əле», 2020 ел­да «Хә­реф­ләр өй­рә­нә­без» (Та­тар­стан ки­тап нәш­ри­я­те), 2021 ел­да «Мәң­ге­лек моң»  исем­ле ши­гырьлəр, по­весть, хи­кә­ялəр, мә­сәл­ләр туп­лан­ган ки­тап­ла­ры дөнья күр­де.
Ши­гырь­лә­ре, по­весть­ла­ры, хи­кә­я­лә­ре «Сѳем­би­кә», «Ча­ян» жур­на­лы, «Мәй­дан» жур­нал­ла­рын­да, «Мә­дә­ни җом­га», «Як­ты юл», «Шәһ­ри Чал­лы», «Та­тар­стан яшь­лә­ре», «Кө­меш кың­гы­рау», «Без­нең фи­кер» бит­лә­рен­дә ба­сы­лып ки­лә. 2007 ел­дан Чал­лы шә­һә­ре Язу­чы­лар бер­ле­ге кар­шын­да оеш­кан «Ләй­сән» әдә­би бер­ләш­мә­се әгъ­за­сы.
Ру­ша­ния Азат кы­зы тү­бән­дә­ге бү­ләк­ләр ия­се:
- «Тыл­сым­лы ка­ләм» ( 2018, 2019 ел) бәй­ге­лә­ре җи­ңү­че­се, «Әй­лә­нә-ти­рә мохит­не ѳйрә­нү өл­кә­сен­дә» Зөль­фи­рә Са­фи­на исе­мен­дә­ге пре­мия лау­ре­а­ты, «Ту­кай-130 » бәй­ге­се­нең лау­ре­а­ты, Рос­сия язу­чы­лар Со­ю­зы Та­тар­стан бү­ле­ге­нең «Мгно­ве­ния веч­нос­ти» исе­ме ас­тын­да үт­кән фән­ни-прак­тик кон­фе­рен­ци­я­се­нең дип­ло­ман­ты, МБУ ИМЦ (Яр Чал­лы) XII Рес­пуб­ли­ка кү­ләм «Восс­ла­вим лю­бовь ма­те­ринс­кую» исе­ме ас­тын­да Та­тар­стан язу­чы­ла­ры иҗа­ты бу­ен­ча үт­кән фән­ни-прак­тик кон­фе­рен­ци­я­сын­да жю­ри сос­та­вын­да күр­сәт­кән хез­мә­те hәм Та­тар­стан­да яшә­ү­че язу­чы­лар­ның иҗа­ты­на яса­ган бә­я­лә­мә­се ѳчен дип­лом ия­се, Бө­тен­рос­сия кү­ләм «Ра­ду­га доб­ро­ре­чия» бәй­ге­сен­дә жю­ри­да күр­сәт­кән хез­мә­те ѳчен рәх­мәт хат­ла­ры 2011-2021 ел, Чал­лы пе­дин­с­ти­ту­тын­да­гы сту­ден­дтлар бе­лән оч­ра­шу­да кат­наш­кан хез­мә­те ѳчен рәх­мәт ха­ты ия­се, Яр Чал­лы шәhәр­кү­ләм «Люб­лю те­бя, мой край род­ной» бәй­ге­се­нең жю­ри сос­та­вын­да эш­чән­ле­ге ѳчен рәх­мәт ха­ты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырып уйлар уйладым язучы

2
X