Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Виталий Агапов сәхнәгә оныгы белән чыкты

« Афина бераз кәефсезләнсә, мин «Магнита» җырын җырлый идем. Шул кергәндер инде, геннар да үзенекен эшләми калмагандыр». - ди җырчы.

«Шәһри Чаллы» кичләр»ендә алып баручы Илнур Гомәров остазы, бик күп җырлар авторы, Татарстанның халык артисты, Чаллы шәһәр советы депутаты Виталий Агаповны матур итеп сәхнәгә чыгарды. Мәйдан тутырып килгән тамашачы аны көчле алкышларга күмде. Җырчы баянчы уллары белән бергә чыгыш ясап, халыкны рәхәтләндереп үзенең моңнарында тибрәтте, биетте.

Тамашачы халык арасыннан чыккан үзебезнең җырчыны бик сагынган булган. Аның «Әнкәй гөле» кебек хит җырларына кушылып җырлады. Алма агачыннан ерак тәгәрәми диләр, Виталий Васильевичның уллары Владислав белән Виктор өздереп баянда уйнады, аларның чыгышын җырчының оныгы – кечкенә Афина да тыныч кына күзәтеп тора алмады. Кушылып җырлады, биеде.

Яраткан җырчыбыз Виталий Агаповның үзенә дә «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган бәйрәм бик ошаган.

– Яшерен-батырын түгел, «Шәһри Чаллы» газетасы уздырган «Пятачок»ларда катнашкан җырчылар КАМАЗ төзелгән еллардагы бу чара турында ишетеп кенә беләләр. Аларның берсе дә анда катнашкан кеше түгел. Ә мин 24-25 яшьләрдә «Пятачок»ларның үзәгендә кайнаган кеше, шуңа күрә миңа мондагы мохит аеруча рәхәт булды. Яшьлегем хатирәләрен яңарттым. 

Безнең заманда «Пятачок»ларда уеннар юк иде. Гармунчылар, баянчылар бер-берсен алыштырып, бертуктамый халыкны биетә иделәр. Берәүләр музыкантларның тир аккан битләрен сөртә, икенчеләре стакан белән су эчерә... Бию бер дә туктап тормый иде. Ә «Шәһри Чаллы» аны яңача, үзенчә оештырган. Ничек кенә булмасын, ул халыкка якын һәм бик кирәкле проект. Кешеләр артистларга кушылып җырлыйлар, бииләр, уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр алып китәләр. Кыскасы, халык анда рәхәтләнеп ял итә. Көч, дәрт күңел күтәренкелеге алып китә.  

– Виталий Васильевич, улларыгыз оста баянчылар. Алар кайда эшлиләр?
– Безнең гаилә бик иҗади. Улларым Виктор белән Владсилав ирекле музыкантлар. Күп артистлар белән төрле командаларда  эшлиләр. Әлегә аларга шулай ошый. Минем белән төрле чараларда чыгыш ясыйлар. Владиславның хатыны Регина биюче. Аларның кызлары Афина да җыр-биюне ярата. Без аны сәнгать рухында тәрбиялибез, чөнки мәдәниятне яраткан бала беркайчан да начар юлга басмый, әшәкелек эшләми. Афина бераз кәефсезләнсә, мин «Магнита» җырын җырлый идем. Шул кергәндер инде, геннар да үзенекен эшләми калмагандыр. «Пятачок»та Афина сәхнәгә дә чыкты, артистларга кушылып үзенчә җырлады да. Теләк шул – балаларыбыз тыныч илдә бәхетле гомер итсеннәр иде. 

– Нинди иҗади планнар белән яшисез?
– Мин дә, бар халык кебек, Америкада президент сайлаулары узып, дөньялар тынычлансын иде дип көтәм. 60 яшьлек юбилеем пандемия чорына туры килде. 65 яшьлек юбилеемны гаилә, иҗатташ дусларым, шәкертләрем белән концерт рәвешендә үткәреп, иҗат юлыма нәтиҗә ясыйсым килә. Анда Илнур Гомәров, Марат Фәйрушин, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары, җырчылар катнашыр дип уйлыйм. Минем «Моңлы Чаллы» студиясендә канат ярып, зур уңышларга, дәрәҗәле исемнәргә ирешкән җырчылар бик күп. Барыбызга да исән-сау булып, ул көннәрне күрсәк иде. 

/ Динара Шакирҗанова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок Виталий Агапов