Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи җырын Гүзәл Уразова алган?!

«Минем дә күзләремә яшьләр килде. Җырла, Гүзәл, дигән кебек моңсу елмаеп озатып калдың», - ди Гүзәл.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова социаль челәтәрләрдә Хәния Фәрхинең «Дусларга» дигән җырын җырлый башлавы турында хәбәр итте. Шул уңайдан ул үзенең фикерләрен язды. «Беркем дә аның җырларын аңардан матуррак башкара алмас. Аның тавышы, моңы, ягымлылыгы безнең күңел түрләренә керде  һәм мәңгегә калды. Үзенә генә хас фирменный, беркемнекенә дә охшамаган тавыш аңарда гына иде. Сәхнә түрләрендә иң затлы мәрҗән кебек балкып, нур чәчеп торыр иде үзе.

Үзең киттең, җырың калды. Мәңге сүрелмәс илаһи моңың, балкып торган нурлы йөзең әле дә барыбызның күз алдында тора. Онытылыр димә, Хәния апа! Онытырлык түгел сине. Синең һәйкәлең янында басып торганда, яңгыр туктап кояш чыкты да йөзеңне яктыртты. Яңгырдан калган тамчылар бит очыңнан тәгәрәп төштеләр. Минем дә күзләремә яшьләр килде. Җырла, Гүзәл, дигән кебек моңсу елмаеп озатып калдың. Оҗмах түрәләрендә рухың шат булсын, Хәния апа. Синең якты истәлегеңә багышлап җырлыйм. Бергәләп җырлыйк дусларым бу җырны!

«Дусларга» дип атала, сез дусларыма җырлыйм. Бүгеннән барлык музыкаль майданнарда», - ди ул.
Гүзәл Уразова җырның сүзләре һәм көе авторы Татарстанның халык артисты Зифа Нагаевага рәхмәт белдерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес Гүзәл Уразова