Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең һәйкәлен алганнар

Һәйкәл быелның язында ачылган иде. Авторы — скульптор Халит Галиуллин.

Татарстанның халык артисты, мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган ягы Башкортстанның Тәтешле районындагы һәйкәлен алганнар. Бу хакта җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә монумент вакытлыча гына алына. Бу хакта Башинформ яза.

Һәйкәл тирәсендәге территория төзекләндерү сәбәпле, аны алып торырга булганнар. Төзекләндерүгә акча бүленгән инде. Яктылык үткәрү, тротуарны плитка белән ясау, чәчәкләр утырту планлаштырыла. 2023 елның 30 маена, Хәния Фәрхи туган көненә, легендар җырчының һәйкәле урынына куелачак.

һәйкәл быелның язында ачылган иде.

Фото: bashinform.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес