Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Әйдә, кибәрләр әле, җәй ае бит...»

Яңгыр ява дип өйдә утырып булмый бит инде, яңгыр туктау белән тимер юл-автовокзал ягына киттем. Барасы җирем бар иде.

Трамвайдан чыккач, яхшы кәеф белән җир астыннан кичү юлына төшеп киттем. Тик кичү юлының уртасына җиткәч, күземә күренәме дип торам, шактый гына араны биләп, 10-15 см тирәнлегендә су ята. Ике як баскычларыннан төшкән кешеләр теге якта да, бу якта да аптырашып карап торалар. Хәер, тәвәккәл кешеләр дә бар, шәп-шәп аяк киемнәре белән суны ерып кереп китәләр. Керми кая барасың, берәүнең дә расписание буенча йөрүче автобустан яисә поезддан каласы килми. Чалбар балагын гына сызгандым да, мин дә кроссовкаларымны салып тормыйча гына суга кереп киттем. Кроссовкаларым да, носкилар да лычма су булды. Әйдә, кибәрләр әле, җәй ае бит.

Шунысы гына аңлашылмый, җир астыннан кичү юлына төшә торган баскычларның өсте каплаулы, ә бу урта җирдәге су каян керә микән соң? Шәһәребезнең җаваплы вазыйфа кәнәфиендә утыручылар бу турыда белә микән? Шәһәребезгә килүче пассажирлар алдында оят, шундый яхшы корылма эшләп тә, аннан тиешенчә файдаланып булмый бит. Шәһәребез турында бер дә тискәре фикер ишетәсе килми. Җир астыннан кичү юлын төзүчеләр үзләренең хатасын тизрәк тапсыннар, ялгышларын төзәтсеннәр иде.

Җәүдәт Харисов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев