Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йолдызнамә (9.08 - 15.08)

Куч­кар ­Бу ат­на яңа эш уры­ны та­бу өчен иң ку­лай ва­кыт. Шу­лай ук хә­зер хез­мәт ха­кы­ның ар­туы ту­рын­да да сүз куз­га­тыр­га мөм­кин. Бу­ла­чак тәкъ­дим­нәр­гә сак ка­рар­га ки­рәк. Ә яңа та­ныш­лар­ны җен­тек­ләп тик­ше­рү мө­һим.

Үгезбозау
Булган комплексларыгыздан арыныгыз! Бөтен кешегә дә үз талантларыгызны күрсәтегез! Кирәкмәгән әйбер сатып алу теләге туачак.  Моңа юл куймагыз! Чәршәмбе, 11 август көнне, ялгыз калып, бөтен эшләрдән ял итәргә киңәш ителә.

Игезәкләр
Бу атнада дулкынланулар өчен сәбәпләрегез күп булачак. Иң мөһиме, кызып китеп эш итмәгез, шулай булса гына сез хаталар ясамаячаксыз. Сезнең яныгызда фикердәшләр булса, яхшырак булыр. Үз сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, кирәк икән, дәваланыгыз.

Кысла
Барлык мөһим эшләрне ялларга кадәр төгәлләгез. Үз хисләрегездән качарга тырышмагыз: аларны тану яхшырак. Гаиләле Кыслаларның мөнәсәбәтләре киеренкеләнергә мөмкин. Бу чорны кичерергә генә кирәк.

Арыслан
Хәзерге вакытта килеп чыккан уңышсызларда паникага бирелергә кирәкми, ә сәбәбен табарга кирәк. Шул очракта гына проблемаларны читләтеп узарга мөмкин булачак. Тышкы кыяфәтегез белән экспериментлар уздырырга була – моның өчен матурлык салонына язылыгыз. Үзегезне үзгәрешләр белән сөендерегез!

Кыз
Сезне тыныч һәм шат чор көтә. Балаларыгыз яхшы хәбәрләр алып киләчәк, сез алар белән горурлана аласыз. Өлкән буын сезнең игътибарга лаек, моның белән ризалашырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта бурычка акча бирү киңәш ителми, хәтта якын кешеләрегезгә дә, чөнки мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин.

Үлчәү
Сезгә гаилә белән бергә ял итәргә кирәк. Аны 12-15 августка планлаштырыгыз. Ничек кенә булса да, эшне әлегә икенче планга күчереп торыгыз. Якын дусларыгыз белән мөнәсәбәтләр киеренке булачак. Әз генә сабыр итегез: барысы да яхшы булачак.

Чаян
Үзегезгә ошамаган кешеләр белән аралашырга тырышмагыз. Хәзер энергияне читкә сарыф итәргә киңәш ителми, киресенчә, аны тупларга кирәк. Яңа әйберләрдән читләшегез. Өегезне җыештырыгыз, кирәкмәгән әйберләрне ташлагыз.

Укчы
Сез язмыш биргән катлаулы чорга әзер түгел. Бу вакытны яхшы кичерү өчен, карарларны тыныч кына кабул  итегез. Ял көннәрне сезгә актив түгел, ә пассив ял кирәк булачак.

Кәҗәмөгез
Бу чорда үзегез өчен акчаны җәлләмичә туздырыгыз: бүләкләр алыгыз, якыннарыгызга сюрпризлар ясагыз. Күптән түгел аралашмый башлаган кешегә 9нчы яки 10нчы августта шалтыратыгыз. Ул сездән сигнал көтә.

Сукояр
Сезнең өчен уңышлы атна. Өйдә дә бөтен эшләрне җиңел генә башкарып чыгачаксыз, эштә дә сезгә тиңнәр булмас. Ләкин хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Бу сезнең гаеп белән түгел, ә сезгә карата көнчелек аркасында. Юлларда сак булыгыз!

Балык
Бу атна документлар белән эш итү һәм җитди карарлар кабул итү өчен кулай вакыт. Шулай ук бу чор аралашу өчен дә уңайлы. Чит кешеләрнең көчсезлекләрен аңларга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә