Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова: "Эшләр шәптән түгел, абзаң мине бар көченә дөмбәсли, биткә дә, башка да тондыра"

Ләйсән Мәхмүтова, җырчы (laismaxm): "Туган көнегез белән, кадерле Шәйми Бабаебыз!"

- Ник монда минем яулыгым кыек дисезме? Бу фото бик көлкеле хәлгә бәйле. 2006 ел. Төрле илләрнең яшерен хезмәтләренең ниндидер бик олы киңәшмәсе Татарстанда үтә, башында – Патрушев. Әлбәттә, җәй көне кунакларга иң матур татар бәйрәме Сабантуйны күрсәтми була мени? Зеленодольск янында ярышлар, концерт һәм олы кунакларның ялын оештырыр өчен махсус мәйданчык төзеделәр. Иртә таңнан барлык артистларны, шул исәптән безнең «Зөләйлә» төркемен дә, паспортларны тикшереп, территориягә керттеләр. Программа зур иде, чыгышыбызны көткән арада без ашап та, йоклап та алырга өлгердек. Көтеп арыгач, мәйдан тирәли киттек. Фотоларга төшә-төшә, капчык белән уйнап сугышкан арада яныбызга Бабай җитәкчелегендә кунаклар төркеме килеп басканны сизми дә калганбыз. Аны күрүгә, мин ашагып бүрәнәдән шуып төшә башладым, ләкин ул туктатты: «Төшмә әле, туктап тор», – диде һәм бер кунакка – кореялыга – әйдә, килегез, сез дә капчык белән сугышып карагыз, дип ишарәләде. Теге ир-ат, ике дә уйламый, минем янга менеп утырды. Мин үземчә уйлыйм инде, миңа бер-ике тапкыр җиңелчә генә суккандай итәр инде бу, мин кыз кеше бит, ни дисәң дә. Ә ул капчыкны алды да мине чын-чынлап төяргә тотынмасынмы! Үзе шат, ул минем җырчы икәнемне белми бит, милли кием кигән махсус спортсменка, мәзәк ясар өчен утырам дип уйлагандыр инде. Сизәм: эшләр шәптән түгел, озак утырып тора алмам, абзаң мине бар көченә дөмбәсли, биткә дә, башка да тондыра, көчкә утырам. Үзем уйлыйм: хәзер егылып төшәм, менә хурлык, ил алдында оят, Бабай да карап тора, бөтенесе төшереп тора, бер көтү халык бу сугышның ни белән бетәсен түземсезләнеп көтә. Бүрәнәдә утырам, дулкынланудан тирләп чыктым, башымдагы яулык көчкә эләгеп тора, кыяфәтем кошмар, үз-үземне сүгәм, нәстәгә мендем, юләр, хәзер әйләнеп төшәм дә шулай аякларымны өскә күтәреп асылынып калам бит – бик куркыныч күренеш була! Миңа бәхет елмайды: кореялының чираттагы кизәнүендә мин җаен табып аңа капчыгым белән тондырдым, һәм ул, нәкәнис, егылып төште. Безнекеләр сөенеп кычкыра башладылар, калганнар көлделәр... Кыскасы, мир, дружба, жвачка. Барысы канәгать, бигрәк тә мин – уф, утырып кала алдым бит тәки. Шәйми Бабай кочаклады, аркамнан сөеп алды: «Булдырдың». Менә шуңа да шундый идеаль булмаган фото. Мдә, шәп вакытлар иде, рәхәт, сагынам, - дип яза җырчы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары