Бу хакта үзе сөйләде.
Җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең социаль челтәрләрендә фаҗигале төстә вафат булган апасын искә алды.
«Синең арабыздан киткәнеңә бүген 18 ел, яраткан Лилия апам. Вакыт уза, әмма син мәңгегә йөрәгебездә. Бик сагынам һәм яратам», – дип язды ул.
Ильмира апасын бик яратуы турында сөйләде.
«Апа Мәскәүдән кунакка кайткач, китмәсен өчен паспортын яшереп куя идем. Паспорт эзләп мине елатып бетергәч кенә бирәм… Апам киткәч, үзем икешәр атна елый идем», – ди ул.
Моңа кадәр Ильмира әнисен күрсәтте. Өч баласын югалткан ана йөрәгенә тынычлыкны урманда таба икән. «Иртән сәгать 6да урманга чыгып китәм, көндезге 11гә кадәр йөрим. Бернәрсәдән дә курыкмыйм», – диде ул.
Нет комментариев