Синоптиклар хәбәр итте.
Татарстанда октябрь башыннан һава шартлары сизелерлек начарлана. 1 октябрьдә, урыны белән иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Көнчыгыш районнарда һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау фаразлана. Көндез көчле җил булу ихтималы бар.
2 октябрьдә, термометр баганалары 0..+2 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр суыта. Көндез Татарстанда һава +3...+8 градустан артык җылынмаячак. Кайбер урыннарда яңгыр һәм юеш кар явачак.
3 һәм 4 октябрьдә, республиканың күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр ява Төнлә температура +2 дән -3 градуска кадәр булачак. Шимбә көндез +2...+5 градуска кадәр генә җылыта, якшәмбе көндез +3...+8 градуска кадәр. Юлларның кайбер участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Нет комментариев