1 октябрьдән кулланучылар хокукларын яклау турында законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан федераль закон гамәлгә керә.
Төзәтмәләр маркетплейсларда товарларны кире кайтару кагыйдәләренә кагыла.
Кулланучы онлайн-кибеттә сатып алынган товарда кимчелекләр ачыклаган очракта, әлеге мәйданчык аша сатучыга таләпләр җибәрү хокукына ия була. Платформа операторы моның өчен техник мөмкинлек булдырырга тиеш.
Мондый таләп куелганда, маркетплейс кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны тәэмин итәчәк. Товарны мәйданчыкның логистика хезмәте китергән булса, шул сатучыга кире кайтара.
Гамәлдәге кануннар буенча сатучы акчаны 10 көн эчендә кире кайтарырга тиеш.
Нет комментариев