Чаллыда өлкәннәрне хөрмәтлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Бүгенге көндә Чаллыда 125 154 пенсионер яши.

Алар арасында озын гомерлеләр дә аз түгел: шәһәрдә 100 яшьлек чикне узган 26 кеше исәпләнә. Иң өлкәне – Гөлсем Шәйдуллина. Быел ул 103 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шәһәрдә яшәүче өлкән буын вәкилләре арасында 364 Бөек Ватан сугышы ветераны да бар. Аларның 6сы – фронтовик. Һәр ветеранга шәһәр җитәкчеләре һәм актив җәмәгать эшлеклеләре арасыннан шәхси куратор беркетелгән.

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Рубис Вазый улы Сәгъдиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Чаллыда туган. Сугыш елларында «Красная заря» артелендә хезмәт куеп, Җиңүгә үз өлешен керткән. Сугыштан соңгы хезмәт юлының зур өлешен «Товиус» тегү фабрикасына багышлаган. Биредә ул кисүче булып эшләгән һәм үз һөнәренең остасы буларак танылган.

95 яшьлек юбилярны Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Чаллы шәһәре мэры исеменнән Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады. Ул Рубис Вазый улына рәсми котлау хатларын һәм изге теләкләрен җиткерде.
Өлкәннәрне хөрмәтләүгә багышланган декада кысаларында Чаллыда төрле чаралар да узачак.
• 1 октябрь – Өлкәннәр декадасына старт бирелә, рәсми котлаулар һәм тантаналар башлана.
• 2 октябрь – «Энергетик» мәдәният сараенда зур бәйрәм чарасы узачак. Шул ук көнне 18:00дә «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә (Элеватор тавы бистәсе) «Игелекле концерт» оештырыла.
• 5 октябрь – Татарстан Рәисе катнашында республика дәрәҗәсендәге тантаналы чара планлаштырылган.
• 1-10 октябрь – «Минем елларым – минем байлыгым» акциясе кысаларында пенсионерлар өчен «Иске Чаллы» музееның төп экспозициясен карау бушлай булачак.

Моннан тыш, шәһәрдә адреслы котлаулар, мәдәни һәм спорт чаралары, шулай ук өлкәннәр өчен махсус медицина акцияләре оештырылачак. Традиция буенча, Өлкәннәр декадасы кысаларында быел 2 октябрьдә пенсионерлар өчен шәһәр мунчаларында бушлай хезмәт күрсәтү оештырылачак. Башка көннәрдә исә көмеш буын вәкилләре ташламалы бәяләр буенча файдалана алачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен керү һәрвакыт бушлай булып кала. 
Фотода: Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева Рубис Сәгъдиевны тәбрикли
Фото https://nabchelny.ru сайтыннан
 


өлкәннәр декадасы

Нет комментариев