Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер "Женщина огонь" могҗиза күрүе турында сөйли

Интернетта “Женщина огонь” буларак танылган Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе Лилияне күмгән көнне могҗиза булуы турында сөйләде.

Чистайдагы "Хозур" кафесы җитәкчесе, эшмәкәр Лилия Гафурованың юл-транспорт һәлакәтенә очрап, гомере өзелде. Бу турыда монда язган идек. 

– Лилияне күмгән көнне бер могҗиза булды. Хәзрәт Лилия өстендә дога укыды да, Коръән китабын Лилия өстенә куйган. Шул китап зиратка кадәр барган!.. Китап нәзек кенә чыбык өстендә барып җитә алган. Кешеләр бит бер-берсен алмашып, зиратка бардылар. Ничек төшеп китмәгән ул? Могҗиза дими ни дисең?! 

Лилияне озатырга халык искиткеч күп җыелган иде. Аны да әйтмичә булдыра алмыйм! Инде бу килмәс дип уйлаган кешеләр дә сеңлемне соңгы юлга озатырга килгәннәр иде. Дустым, «Ут белән уйнама» проектының беренче сезоны җиңүчесе - Башкортстан егете Коба да тормыш иптәше белән кайткан иде. Аларның ширбәт айлары бара иде. Моңа карамастан безнең янга кайттылар, кайгылы көннәребездә безнең янда булдылар. Минем проектта катнашучылар үзләре генә түгел, ирләре, әти-әниләре белән дә кайтучылар күп булды. Шул вакыт мин Лилиягә шалтыратып: “Карале, кемнәр бар монда...” диясем килде. Тик уйларымнан арынып, бүтән мин Лилиямә шалтырата алмыйм бит, дип куйдым! Беркайчан да шалтырата алмыйм бит! Беркайчан да! – дип үз кичерешләрен яза блогер.    
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев