Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Жәй хи­ты – ар­буз­

Ав­густ баш­лан­ды, хә­зер һәр­кем тат­лы ар­буз­дан авыз итәр­гә ты­ры­ша. Аны зур ба­зар­лар­да да, ки­бет­ләр­дә, урам­нар­да да са­тып алыр­га бу­ла. 

Чал­лы­га Да­гыс­тан, Ка­зах­стан, Орен­бург, Вол­гог­рад як­ла­рын­нан ки­те­рә­ләр. Хә­зер бу тәм­ле бак­ча куль­ту­ра­сын жа­нын те­лә­гән­чә сай­лап алу ва­кы­ты. Ар­буз­нын ор­га­низм­га ни­чек тә­э­сир итүе ту­рын­да бе­раз бе­леш­мә.
 Кар­быз­ның 90 про­цен­ты су­дан то­руы һәр­кем­гә бил­ге­ле. Ар­тык гә­ү­дә авыр­лы­гын­нан ко­ты­лыр­га те­лә­ү­че­ләр аны шу­ңа да үз итә ин­де.
 Кар­быз ди­е­та­сы, ябы­гыр­га гы­на яр­дәм итеп кал­мый­ча, ор­га­низм­нан шлак­лар­ны һәм агу­лы мат­дә­ләр­не дә чы­га­ра. Әм­ма аны ябы­гу мак­са­тын­нан гы­на ашар­га ки­рәк­ми, кар­быз­ның ви­та­мин­нар һәм мик­ро­э­ле­мент­лар­га бай бу­луы ту­рын­да да оныт­мыйк.
Әй­тик, кар­быз йом­ша­гын­да нерв сис­те­ма­сы эш­чән­ле­ге­нә уңай йо­гын­ты ясый һәм ка­вык-бет­чә­ләр­не бул­дыр­мас­ка бу­лы­ша тор­ган В төр­ке­ме ви­та­мин­на­ры, им­му­ни­тет­ны ны­гы­та һәм ир­тә кар­та­ю­га кар­шы кө­рә­шә тор­ган С ви­та­ми­ны, ары­ган­лык­ны бе­те­рә һәм кә­еф һәм йо­кы­ны ях­шыр­та тор­ган РР ви­та­ми­ны, йөк­ле һәм ба­ла име­зә тор­ган ха­ным­нар, хә­тер­лә­рен ях­шыр­тыр­га те­лә­ү­че­ләр өчен ки­рәк бул­ган фо­лий кис­ло­та­сы бар. Бо­лар­дан тыш, кар­быз ти­мер, фос­фор һәм каль­ций­га да бай. Аңар­да ае­ру­ча маг­ний күп. Маг­ний ор­га­низм­нан на­чар хо­лес­те­рин чы­га­ра, тән ти­ре­сен сы­гыл­ма­лы итә, кан ба­сы­мын көй­ли, бө­ер һәм ба­выр эш­чән­ле­ген ях­шыр­та. Ор­га­низм­ны көн­дә­лек кү­ләм­дә­ге маг­ний бе­лән ба­е­там, ди­сәң, 150 гр кар­быз ашау да җи­тә.

Кар­быз сос­та­вын­да­гы ка­лий исә йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры сис­те­ма­сы эш­чән­ле­ге­нә уңай тә­э­сир итә. Әл­бәт­тә, ка­лий ба­нан­да да бар. Тик кар­быз­да су күп бу­луы әле­ге фай­да­лы эле­мент­ны үз­ләш­те­рер­гә яр­дәм итә.

Кар­быз дә­ва­лау ча­ра­сы бу­ла­рак та кул­ла­ны­ла ала. Аның ор­га­низм­нан шлак­лар­ны чы­га­ру­ын ис­тә то­тып, кар­быз­ны за­рар­лы про­из­вод­ство­да эш­лә­ү­че­ләр­гә тәкъ­дим итә­ләр. Бө­ер һәм ба­выр, ате­ро­скле­роз, ги­пер­то­ния һәм эчәк­лек авы­ру­ла­рын­нан җә­фа­ла­ну­чы­лар­га дә аны күп­ләп ашар­га ки­рәк. Әм­ма бө­ер­лә­ре бе­лән ае­ру­ча проб­ле­ма­лар бул­ган­нар­га аны сак кул­ла­ныр­га ки­ңәш ите­лә. Алар­га ба­ры ике-өч те­лем ге­нә кар­быз ашар­га мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык