Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Чаллыга бик дулкынланып киләм, чөнки...»

Сәбәбе нидә?

Киләсе атнада Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаеваның концерты була. Шул уңайдан аның белән элемтәгә кереп, концертның үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык.  

«Бу концертыма иҗатымны яраткан тамашачыларымны көтәм. Чаллыга мин һәрвакыт дулкынланып киләм, чөнки биредә яшәгәндә Хәния Фәрхи минем җырларымны беренче булып Татарстан тамашачысына җиткерде һәм күрше республикада мине җырлар язучы буларак танытты.  Җырларымны данлады. Аның кулы җиңел булды. Аллаһка шөкер, иҗатым гөрли. Концертымда фәкать үземнең җырларым гына яңгыраячак, аны үзем һәм Башкортостанның күренекле артистлары башкара. Мин Чаллы тамашачысын бик яратам, алар үзем кебек ихлас, эчкерсез. Аларның алкышлары искитмәле. Мондый тамашачы башка бер җирдә дә юк», – диде ул.

Концертта Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов һәм Хәния Фәрхи турында истәлекләр дә булачак. 

«Хәния турында күбрәк сөйлим, чөнки Чаллы дигәч минем күз алдыма беренче чиратта Хәниям килә. Концертта аның үлгән энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова да чыгыш ясый. Уфадагы концертта Хәния репертуарындагы «Бәхет теләгез безгә», «Соңгы тукталышта» җырларымны башкарып, ул тамашачыларны елатты. Күзеңне йомып тыңласаң, гел Хәния инде. Аның тембры, сөйләме, сәхнәдә аяк атлап йөрүләре, сылу гәүдәсе – барсы да  апасыныкы. Ул Хәниянең Мәскәүдән Чаллыга кайткан чагындагы кебек чибәр, чая. Тавышы да апасыныкы кебек. Яраткан җырчыгызның яшь чагын күрәсегез килсә, күренекле композитор Сара Садыйкова исемен йөрткән залга, концертыма килегез. Калган сюрпризларны шунда күрерсез», – дип шәһәребез халкына сәламнәрен җибәрде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Зифа Нагаева Фирүзә Ибатуллина Миләүшә Гыйлемханова Фән Вәлиәхмәтов