Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Җырым Хәниягә дога булсын»

Хәния Фәрхи Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, композитор, бик күп популяр җырлар авторы Зифа Нагаева исемен Татарстан тамашачысына җиткерүче беренче җырчы булды.

Зифа җырлар яза торды, Хәния аларны яңгыратты. Җиде ел дәвамында яраткан җырчыбыз үзенең концертларында иҗатташ дустының дистәләрчә җырын башкарды. «Капка төпләрендә яшел үлән», «Гомеремнең күлләре», «Кит янымнан, кит», «Саумы бәхет, саумы», «Озату моңы», «Соңгы сөю», «Бәхет теләгез безгә», «Дусларга», «Гомерләр заяга узмасын», «Аңлыйсыңмы?» – бу Хәния Фәрхи репертуарындагы популяр җырларның кайберләре генә. «Алар бик күп. Хәния җырлаган һәр җырымны тамашачылар бик яратты. Моның өчен дустыма рәхмәтем зур», – ди Зифа ханым. 

Хәниянең вафатын Зифа Нагаева бик авыр кабул итте. «2017 ел, йөрәкләрне тетрәндереп, эстрадабызның кабатланмас тавышын, якты йолдызын арабыздан алып китте... Кабатланып килер еллар, туар моңнар, ләкин... Хәния кабатланмаячак... Тыныч йокла, дустым... Җырым сиңа дога булып барып ирешсен», – дип ул дусты истәлегенә җыр язды. 

Хәниягә (җыр)

Хәния, Хәния!
Дәшми, дәшми генә.
Сурәтеңнән елмаясың, сөйләшми генә.
Җилләр булып тәрәз каксаң,
Тәрәзә ачам. Тагын бер кат җанны өзеп, 
Җырла ичмасам!

Кушымта:
Хәния, Хәния!
Сине уйлап җан көя.
«Миңа шулай җиңелрәк,
Киттем», – дисеңме?
Алып китә алмый үлем
Синең исемеңне.

Истәлеккә калды, истә калды,
Күпләрне бу җыр әрнүләргә салды.
Аерылышуны сиздеме әллә
Моңлы йөрәгең?
Иртәләдең, «истәлек» дип
Иртә теләдең.

Кушымта

Җырың барып җитә алмаган
Илләр юк.
Моңнар туар, синең моңрыңа тиңнәр юк.
Син дөньяда яши дип, 
Җилләр исәләр. 

Кушымта
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев