Урманда ял базасы төзергә буламы?
Адвокат киңәше

Урманда ял базасы төзергә буламы?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: Безнең урманда җир участогы бар – аның категориясе торак пунктлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен. Анда ял базасы булдырасыбыз килә. Безнең база һәм эшчәнлегебез законлы булсын өчен нәрсәләр кирәк?

Җавап: Участок категориясе ял базасы (глэмпинг) ясау өчен рөхсәт ителгән булмагач, мондый эшчәнлек өчен милек хуҗасына куллануның рөхсәт ителгән төрен (ВРИ) үзгәртергә кирәк. 


Нет комментариев