Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 апрель – хисап тапшыруның соңгы көне

Һәр айның 15 нче числосыннан да калмыйча, халыкка эш бирүчеләр Россия Пенсия фондына үз хезмәткәрләре турында СЗВ-М формасы буенча мәгълүмат бирергә тиешләр

 Кыска вакытны истә тотып, Пенсия фонды барлык иминиятләштерүчеләргә хисапны, хезмәткәрләр санына бәйсез рәвештә, телекоммуникация элемтә каналлары аша электрон имза белән җибәрергә тәкъдим итә. Искәртеп үтәргә кирәк, хезмәт хакын хисаплау һәм башка бүләкләнүләр фактыннан тыш, Россия Пенсия Фондында исәпләнүче барлык эш бирүчеләр тарафыннан айлык хисап биреп барыла. Хисап барлык хезмәткәрләр өчен, шулай ук хезмәт хакы сакланмыйча ял итүчеләргә, декрет яки бала тәрбияләү ялында булучы хезмәткәрләр өчен дә бирелергә тиеш. Моннан тыш, гражданлык-хокукый килешү буенча эшләүчеләр өчен дә хисап тотарга кирәк булачак. Әлеге хисапта иминиятләштерүчеләр Фондка үзләрендә хезмәт итүче һәр иминиятләнгән зат турында мәгълүмат тапшыралар: - Шәхси счетның иминиятләштерү номеры (СНИЛС) - Исем-фамилиясе; - Салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) ( булган очракта). Шуны истә тоту мөһим, әлеге билгеләнгән срокларны һәм хисап әзерләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган: 500 сум – һәр иминиятләштерелгән хезмәткәр турында мәгълүмат соңга калып тапшырылса яки ялган булса яисә бөтенләй тапшырылмаса. Игътибар, яңа үзгәрешләр! Бердәнбер катнашучы (гамәлгә куючылар) булган оешма җитәкчеләре, оешма әгъзалары, аның милекчеләре турында шулай ук СЗВ-М һәм СЗВ - СТАЖЫ исәпкә алу формалары, индивидуаль исәп буенча хисап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев