Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларыгызга май аеннан яңа төр пособие тиешме? Белгечләр гаиләнең еллык керемен исәпләргә өйрәтте.

11 майдан башлап Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиеләрне түли башладылар. Аның иң кечкенә күләме – уртача 6 мең сум (50%), арттырылган күләме – 9 мең (75%), ә иң зур күләме – 12 мең сум (100%) тәшкил итә.

Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиеләрне түли башладылар. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. 1 майдан соң гариза биреп, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен акча алачак. Төп шарт – апрель аенда балага 8 яшь тулып өлгергән булырга тиеш.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, пособиеләрне алыр өчен гаиләдә һәр әгъзаның кереме республикадагы яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш. Бүгенге көндә аның күләме 10756 сумны тәшкил итә. 

Гаиләнең айлык керемен ничек исәпләргә соң?

Моның өчен, гариза биргән айдан 4 ай артка чигенергә һәм соңгы 12 айда булган керемнәрне (хезмәт хакы, стипендия һ.б.) исәпләргә кирәк. Шул керемнәр суммасы 12 айга һәм гаилә әгъзалары санына бүленә. Ягъни сез 1 майда пособие алырга гариза бирәсез икән, 4 ай артка чигенәсез (апрель, март, февраль, гыйнвар) һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр аралыкта булган керемнәрегезне исәплисез. Әгәр дә килеп чыккан сан 10756 мең сумнан (яшәү минимумы) ким икән, димәк балаларыгызга пособие теш.

Аның иң кечкенә күләме – уртача 6 мең сум (50%), арттырылган күләме – 9 мең (75%), ә иң зур күләме – 12 мең сум (100%) тәшкил итә. Пособие ике һәм аннан күбрәк фатиры булганнарга, бирелми (гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән өлешләренең гомуми мәйданы 24 квадрат метрдан артып китсә).

Айлык түләү алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә, яки яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә тапшырырга кирәк. Шулай ук күп фукцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә була. Пособие гаризаны кабул итү датасыннан соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнә. Акча «Мир» картасының банк счетларына күчереләчәк, Россия почтасы аша да алырга була. 
 

Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация