Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген - «Калфаклы бәйге» бәйрәме!

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Бәйгенең шарты бик гади иде – калфак киеп төшкән фотоларны җибәрергә генә кирәк булды. 1 ай дәвамында газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында (http://shahrichalli.ru/) катнашучылар өчен актив тавыш бирде.

Ниһаять, бүген бәйрәмебезнең тантаналы өлеше. Конкурста катнашкан, җиңеп чыккан барлык кунакларыбыз белән җырлы-биюле күңелле тамашага җыелабыз.
Әйтергә кирәк, төп җиңүчебез булып Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан булган Гөлшат Мөхәммәтҗанова табылды. Моннан тыш, кайбер катнашучыларыбызны номинация җиңүчеләре итеп тә билгеләдек.
«Иң кечкенә катнашучыбыз» Чаллыдан 1 яшьлек Камилла Рәхмәтуллина.
«Иң татар җанлы»«Ак калфак» республикакүләм оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.
«Иң талантлы кыз» номинациясендә – 2нче гимназиядә белем алучы Зәринә Сибәгатова.
«Иң актив катнашучыбыз» Тукай районы Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.
«Иң тәвәккәл» Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова.
«Иң мөлаем» Тукай районы Боерган авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Флүзә Сәлимова.

 

Бәйрәм сәгать 14.00дә башлана. Моннан тыш, гимназия бинасында сәгать 13.30да махсус ярминкә дә оештырыла. Монда укучылар һәм төрле өлкәдән чакырылган осталар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре, тәмле ризыклар сатып алырга, мастер-классларда да катнашу мөмкин булачак.
 

Гөлия Ибатуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация