Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ник утыртасың, бары чәчәкләреңне урлыйлар», – диләр миңа

Гөлчәчәк Нургатина яшәгән 27/20 йортының 8 подъезд яны зур бер гөлбакчаны хәтерләтә. Шәһәрдәшебезнең үзенә исә – 71 яшь.

Урласалар да, утыртам!

«Ник утыртасың, бары чәчкләреңне урлыйлар», – диләр миңа. Утыртам әле, үзебез өчен бит. Кич әбиләр белән подъезд төбенә чыгып утырулары ничек рәхәт. Үзем икенче катта торам, тәрәзәләрем бүтән якка карый. Шулай да күп вакытым шушы бакча тирәсендә үтә. Оныгым да килгән саен ярдәм кирәкме дип кенә тора. Әнә теге үрмә гөлләремне подъезд өстеннән ул җибәрде. Инде икенче каттагы подъезд тәрәзәсенә менеп җиттеләр. Үткән-сүткән кеше сокланмый калмый. Инде 8 ел алар подъездны яшеллеккә күмеп, күзләрне куандырып торалар. Аннан кала бакчамда ясмин агачы үсә. Яз көне ап-ак чәчәктә күмелә, искитмәле. Ә менә бу кечкенә чыршыны Казанга ял итәргә баргач алып кайтып утырттым. Ел да берәр декоротив үсемлек сатып алып кайтам. Дус-ишләрем, таныш-белешләрем дә бирә. Подъездан чыккач та сул якта минем бакча булса, уң якта – ахирәтем Хәтирәнеке. Бер – беребезгә ярдәмләшеп яшибез», – ди 27/20 йортында яшәүче Гөлчәчәк Нургатина. 


Чыннан да ул яшәгән 8 подъезд яны зур бер гөлбакчаны хәтерләтә. Шәһәрдәшебезнең үзенә исә – 71 яшь. Гомер буе ГЦДТда җыештыручы, вахта хезмәткәре булып эшләгән. Ире белән бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә югары белемле, үз тормышлары белән яшиләр. Алар да әниләре кебек чәчәкләргә гашыйк икән. 
«Чәчәксез йорт – нурсыз йорт дип юкка гына әйтмиләр. Алар бит күңелне иркәли, әйләнә-тирәдәгеләрне матурлыкның кадерен белергә, аны тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Киләчәктә бакчамны яңа төр гөлләр белән баетырга уйлыйм», – ди шәһәрдәшебез. Аларны ул, гадәттә, шәһәребездә ел да билгеләп үтелүче Чәчәкләр фестиваленнән алып кайта.  


Быел исә “Акварель-2022” дип исемләнгән әлеге чара, Татарстан республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан, 30 августта үтәчәк. Программа буенча ул көндезге сәгать унда, гадәттәгечә, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып, Раскольников урамына кадәрге мәйданда узачак. Биредә шәһәрдәшләребез "Чәчәк ат, Чаллым" темасы кысаларында иҗат ителгән күләмле чәчәк компазияләрен күреп хозурлана һәм алар белән истәлеккә фотога төшә алачак. Узган ел чара халык әкиятләренә багышланган иде.
Югарыда телгә алганча, фестиваль кысаларында декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәсе дә оештырылачак. Моннан тыш урында «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар да үткәрү күздә тотыла.


Исегезгә төшерәбез, фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрдәшләребезнең иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан инде 32 ел рәттән оештырыла. Пандемия сәбәпле, бәйрәм чарасы 2020 елда гына билгеләп үтелмәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы индексация