Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы - иң төзек шәһәр

Конкурс комиссиясе әгъзалары карары буенча, «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Яр Чаллы алды.

Чаллы - иң төзек шәһәр

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Татарстанның иң төзекләндерелгән торак пункты» конкурсына йомгак ясады. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.Конкурс комиссиясе әгъзалары карары буенча, «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Яр Чаллы алды, Әлмәткә икенче урын, Түбән Камага өченче урын бирелде. Шулай ук «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП һәм Яр Чаллының өч идарәче компаниясе дә бүләкләр алды. "Электротехников" идарәче компаниясе «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма» номинациясендә, шулай ук «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе белән бергә, "500 млн кв метрдан алып 1 млн кв метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар" номинациясендә җиңү яулады. "250 меңнән 500 мең кв метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар" номинациясендә Чаллының "Энтузиаст" компаниясе җиңүче булды. Җиңүчеләргә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X