Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәктәпләрендә куркынычсызлыкны шәхси сак хезмәте оешмалары тәэмин итә

Соңгы вакытта булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Чаллыда куркынычсызлык чаралары көчәйтелде һәм барлык белем бирү оешмаларына керү мөмкинлеге чикләнгән.

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре тарафыннан террорчылыкка каршы барлык кирәкле чаралар күрелә. Әйтик, узган елдан балалар бакчаларында үткәрү режимы кертелде. Хәзерге вакытта балаларны кабул итү әти-әнисенең шәхесен таныклаучы документ һәм пропуск күрсәткәндә генә алып барыла. Мәктәпләрдә хәвеф сигнализациясе төймәләре бар. Алар төзек.
Мэр Наил Мәһдиев инициативасы буенча депутатлар корпусы тарафыннан мәгариф объектларын куркынычсызлык системалары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирү килешенде.
Хәзерге вакытта хәбәр итү системаларын урнаштыру бара, аннары өстәмә камераларны монтажлау, коймаларны алыштыру планлаштырыла. Шулай ук шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан иминлекне тәэмин итүгә республика бюджетыннан 20,4 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Хәзер 14 мәктәп сак белән тәэмин ителгән инде. Хәзерге вакытта шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре түбәндәге белем бирү учреждениеләрендә эшли: №2, 18, 19, 24, 26, 35, 39, 41, 45, 58, 59, 76, 77, 78. Башка мәктәпләрдә персоналны сайлау һәм әзерләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация