Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы пляжында еланнар бар?

Шушы көннәрдә Чаллының пляжында ял итүчеләр елан күргәннәре турында хәбәр иттеләр. Кызыклы видеоны “Шәһри Чаллы” газетасының Инстаграм битенә дә урнаштырдык. Шәһәр халкы куркып та, аптырап та калды. Ә елан суга йөзеп кереп китте. Бу еланнар агулымы, безнең як территориясендә еланнарның кайсы төрлеләрен күрергә була?

Татарстан Республикасында 4 төрдәге елан тереклек итә, шуларның 2се – агулы еланнар. Аның гади (обычновенная) һәм дала еланы (степная гадюка) дигәне аеруча да куркыныч.
Аномаль җәйге эсселек еланнарны дача участокларына, урманнарга, хәтта паркларга, тәҗрибә күрсәткәнчә, пляжларга да чыгарга мәҗбүр итәргә мөмкин. Шуңа да куркынычлыкны алдан белеп, моңа әзер булырга кирәк! Дала еланын ике характерлы үзенчәлек аерып тора: аның күзләре артында ике ак тапы һәм башының формасы үзгә була. Әлеге елан иң агулылар төркеменә керми, ләкин аның агуы буылуны китереп чыгарырга сәләтле. Әгәр дә сезне бу елан чага икән, кичекмәстән түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри: хәрәкәтләнмәгез, урында селкенмичә утырырга тырышыгыз, ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырыгыз һәм кул астында гына булган антигистамин препаратлар эчеп куегыз. 
Кайбер бакчачылар еланнарга каршы махсус чаралар – репеллентлар куллана. Әлеге препаратлар артык исле, ләкин бүгенге көндә аларның нәтиҗәлелеге исбатланмаган. Дача участогыгызда дала еланнарыннан котылам дисәгез, территорияне һәрвакыт чисталыкта, тәртиптә тотыгыз. Еланнар аеруча да чүпләнгән, җыелып торган әйберләр янында оя ясарга ярата. 
Йорт хайваннарыгызны да карап, тикшереп торырырга онытмагыз. Әйтик, йорт этләрен махсус бәйләвечләр белән йөртегез, аларны паркларда, урманнарда әзрәк йөртергә тырышыгыз. Еланнар этләргә хөҗүм итә алуын онытмагыз. Әгәр дә елан чакса инде, мөмкинлек булса, еланны фотога яисә видеога төшерегез. Болай иткән вакытта, сезне караган табибка еланның агулымы, зыян китерә аламы – шуларны билгеләргә җиңел булачак. Йорт этләренә, мәчеләренә елан хөҗүм итеп, аларны чакса, хайванны тиз арада ветеринар клиникасына алып барырга кирәк. Елан чагуыннан прививкалар әлегә юк.    

 

Фото: "Шәһри Чаллы"ның Инстаграм битеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация