Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы ТОСлары зур күләмдә грантларга лаек булды

2020 елда торак иҗтимагый үзидарә конкурсына 171 гариза кабул ителгән булган

 

2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә »(ТОС) республика конкурсында җиңүчеләргә   грантлар тапшырдылар.  Мондый бүләккә Чаллыдан 22 ТОС лаек булды.

665 мең сум күләмендәге иң югары  грантны Үзәк районның өч ТОСы: «Яшьләр 9», «Үзәк 16» һәм «Лесной 42», Комсомол районыннан: «Замелекесье» һәм «Кызыл Чаллы», Автозавод районыннан  «Надежда” үзидарә органнары алды.

Икенче урын өчен билгеләнгән 500 мең сум күләмендә грантлар «шәхси сектор – Замелекесье» (Комсомол районы), «Надежда 18», «6 комплекс»  (Үзәк район), «Домостроителей(Автозавод районы) ТОСларына тапшырылды.

Тагын дүрт ТОС өченче урынга лаек булды һәм 430 меңәр сум күләмендә грант отты. Дүртенче урын өчен каралган 298 меңәр сумлык грантка 4 ТОС ия булды.

Җиденче ел үткәрелә торган бәйге территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук халыкның активлыгын стимуллаштырырга мөмкинлек бирә. ТОСлар социаль, торак- коммуналь хезмәт өлкәсендә эшчәнлек алып баралар, төзекләндерү, хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнәләр, шулай ук мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары уздыралар.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2020 елда торак иҗтимагый үзидарә конкурсына 171 гариза кабул ителгән булган.

Фото: Федия Минхазиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X