Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Илдар Юзеев премияләре тапшырылды

Илдар Юзеев исемендәге акчалата премиягә 3 язучы лаек булды 

Бүген “Энергетик” мәдәният  сараенда Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы үтте. Әлеге премияне туган телне, әдәбиятне саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан, Татарстан язучылар берлеге һәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Мәйдан” журналы гамәлгә куйды. 

Илдар Юзеев исемендәге  акчалата премиягә 3 язучы лаек булды: 

–Татарстан язучылар берлеге әгъзасы , күренекле шагыйрь Данис Хәйруллин; 

–прозаик, драматург Айгөл Әхмәтгалиева; 

– Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы , күренекле шагыйрә Дилбәр Булатова.  

Милли матбугатка булышлык күрсәткәне өчен “Тракресурс” оешмасы генераль директоры Гамил Ахунов диплом һәм Илдар Юзеев медале белән бүләкләнде. 

“Энергетик” мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаеваны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация