Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда юлларны төзекләндерә башладылар

Белгечләр сүзләренчә, яңа асфальт кимендә ун ел хезмәт итәргә тиеш. Эшләрне җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Көннәр җылыну белән квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны, социаль әһәмияткә ия объектларга һәм мәгариф учреждениеләренә керү юлларын яңарту башланды. Бу эшләргә быел 526 млн 518 мең сум акча бүленеп бирелгән.

Шамил Усманов урамында – Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта капиталь ремонт узачак. Аукцион нәтиҗәләре буенча эшләрне автомобиль юллары предприятиесе башкарачак. Әлеге участокны ремонтлауга 100 млн сумга якын акча каралган, шул исәптән «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан 26,5 млн сумнан артык.

Бүгенге көндә Беляев проспектыннан алып Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта иске асфальтны салдыру эшләре бара. Ә Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Беляев проспектына кадәр асфальт катламы актарылып беткән.

– Биредә юлны киңәйтеп яңа парковкалар ясыйбыз. Хәзер алар өчен бетон салу эшләре бара, – ди предприятие прорабы Җәмил Исмәгыйлов. – Яңа бордюрлар, тротуарлар белән беррәттән яктырту баганалары, юл билгеләре дә урнаштырылачак.

Ике-өч атнадан соң Усманов урамына беренче асфальт катламын салу күздә тотыла. Аннан соң бордюрлар урнаштырып, өске катламны җәячәкләр. Белгечләр сүзләренчә, яңа асфальт кимендә ун ел хезмәт итәргә тиеш. Эшләрне җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Ш.Усманов урамын төзекләндерү 2017 елдан бирле алып барыла. Ул этаплап башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X