Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юллар чистартыла

Кыш карсыз булмый инде

Быел кыш карсыз булырмы икән дип зарланган кешеләрне Аллаһы Тәгалә ишетте. Дүшәмбе көнне иртән ишеп кар яуды. Шуны гына көткән кебек, ишек алларын, урамнарны чистартмыйлар дип зарланучылар да җитәрлек. 
Шунысын да әйтергә кирәк, ишек алларының тиешенчә чистартылмавына шәһәрдәшләр үзләре дә гаепле. Мәсәлән, ГЭС бистәсенең 10/70 йорты, Яңа шәһәрнең 49/13 йорты подъездларына “Үтенеп сорыйбыз, машиналарыгызны ишек алдыннан алыгыз. Алар юлларны чистартканда комачаулыйлар, юлларның ике ягы да машина белән тулган”, - дигән эчтәлекле белдерүләр берничә көн инде эленеп тора. 
Яңа шәһәрнең 6/10 йорты биләмәсен “Электротехниклар” идарә итү компаниясе һәрвакыт чиста тота. “Энтузиаст” идарә компаниясе хезмәткәрләре эшеннән дә халык канәгать. “Челныстройремонт” идарә итү компаниясе хезмәткәрләре дә юлларны һәм ишек алларын тәртиптә тотарга тырыша. Ә менә “Мәхәллә” һәм “Строим будущее” идарә итү компаниясе карамагында яшәүчеләр, “Җыештыручылар җәяүлеләр юлын чистартып карны машина юлына төшерәләр. Машина белән йөрергә бик авыр”, - диләр. 


“Автомобиль юллары” муниципаль предприятиесе хезмәткәрләре төп проспектларны, магистраль һәм җирле юлларны, тукталыш павильоннарын, җир асты кичүләрен кардан ялт итеп чистартканнар. “Ике сменада тәүлек буена эшлибез. Бер сменага линиягә 70 техника, 60тан артык кеше эшкә чыга”, - диделәр безгә. 
Шунысы игътибарга лаек, соңгы елларда шәһәрдә юлларның төзеклеге һәм чисталыгы канәгатьләнерлек. Шәһәрдәшләребез дә моны игътибарсыз калдырмый. “Васил Шәйхразиев җитәкчелек иткән елларда җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә чистартылмаган юллардан йөреп җәфаландылар. Наил Гамбәрович җитәкчелек иткән команда юлларның һәм ишек алларын төзекләндерү буенча бик күп эш башкарды. Быел яңа елдан соң беренче гыйнварда ук урам җыештыручылар эшкә чыкты. Чаллының чисталыгына Түбән Камадан килгән кунаклар да шаккатып китте”, - ди шәһәрдәшебез Фәридә Сөнгатуллина. 
Кыш карсыз булмый инде. Без үскәндә авылларда кар күп булгач, капка башларыннан йөри торган идек. Шөкер, хәзер кар алай күп яумый. Шуңа күрә вакытлыча авырлыкларга түзәргә, сабыр булырга, юлларда кагыйдәләрне үтәп, хәрәкәттә катнашучылар бер-берсен хөрмәт итеп йөрсә, карлы кышны җиңеп, исән-сау яшел язга да керербез, иншәлләһ.

                                                                                                                                                                                                                                            Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация