Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан укучысы Халыкара химия олимпиадасында “көмеш” яулады

Дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды.

Татарстанның мәктәп укучысы Чехия һәм Словакиядә узучы 50нче Халыкара химия олимпиадасында (International Chemistry Olympiad, IChO) көмеш медаль яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 июльдә Прагада олимпиадага йомгак ясалды.

"Алтын" медальләрнең берсен Мәскәү, берсен Вологда укучысы алган. "Көмеш" медальләргә Мәскәүдән Даниил Бардонов һәм Татарстаннан Андрей Кобелев лаек булган.

Кобелев –Түбән Кама районы 35нче лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы.

50нче Халыкара химия олимпиадасында 76 илдән 300 укучы катнашкан. IchO беренче тапкыр бер юлы ике илдә узган.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада серебро

2
X