Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда сак булыгыз

Бер тәүлектә ике үлем

Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган.

Бер тәүлектә ике үлем

Татарстан юлларында бер тәүлек эчендә ике хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

М7 «Волга» трассасының 813нче чакрымында Уфага таба хәрәкәт иткән «ДАФ» йөк автомобиленең йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буйлап юл аркылы чыгып барган 64 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Шуннан соң йөк машинасы сул як полоса буйлап шул ук юнәлештә хәрәкәт иткән «Рено Меган» автомобиленә ышкылып узган.

Җәяүле авария урынында ук һәлак булган.

Югары Әлки – Югары Колчура автомобиль юлының (Әлки районы) 16нчы чакрымында «Хендэ» машинасының 27 яшьлек йөртүчесе 64 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Хатын-кыз юл уртасыннан барган. Киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмау сәбәпле, шофер аны абайламый калган.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев