Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда сак булыгыз

Казанда бер хатын-кызны трамвай таптаган мизгел видеога эләккән

Фаҗига урынындагы кадрларда трамвай юлында кан таплары булуы күренә.

25 март, иртәнге унберенче яртыда Казанның Ершов урамында фаҗига була. Бер хатын-кыз трамвай астында кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Хатын-кызны трамвай бәреп киткән мизгел төшерелгән видео кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

Кадрлардан күренгәнчә, трамвай юлында бер хатын-кыз басып тора. Ул юл аша чыкмакчы була, ләкин икенче якка таба борыла һәм китә башлый. Бу хатын трамвайга игътибар итми.

Имгәнгән хатын хастаханәдә вафат булган.

Юл һәлакәте урынында төшерелгән кадрлардан күренгәчә, трамвай юлына шактый кан агып таралган.

 

 

 

Чыганак: Интертат

Фото: 

социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев